тәти

тәти
(ТӘТИЛЕК) (ТӘТИЛӘНҮ) – с. 1. Балалар телендә: матур, чибәр, ямьле. Үз абый һәм апаларына иркәләп, яратып эндәшкәндә "абый", "апа" сүзләре алдыннан әйтелә. Гадәттә бер төрле дә рәтле эш эшләргә яратмаучы, матур киемнәр киюче көяз, кыланчык (кеше тур.) 2. сөйл. Яхшы, әйбәт рәв. Яхшы, әйбәт итеп 3. Балалар телендә: матур, ялтыравыклы (уенчык). и. Ватылган чынаяк кыйпылчыгы. ТӘТИ КИГӘВЕН, ТӘТИ ТАРАКАН – диал. Камка. ТӘТИ КУЛ – Уң кул (балалар телендә). ТӘТИ КӨПШӘ – Сазламык җирләрдә үсә торган көпшә сабаклы, зонт сыман вак ак чәчәкле агулы үлән; рус. Белоголовник. ТӘТИ АПА – Тәтәй (I,2)

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно решить контрольную?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»